«Әниләрнең хәер-фатихасы» дигән темага әхлак дәресе (6+)

4 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе  «Әниләрнең хәер-фатихасы» дигән темага әхлак дәресе үткәрде. Чарада әниләргә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләүгә багышланган мәкальләр, шигырьләр укылды. Гыйбрәтле хәлләргә багышланган видеотасма күрсәтелде, соңыннан фикер алышулар булды.  Балалар «Җир йөзендә әнидән дә рәхимлерәк, мәхәббәтлерәк, әнидән дә олы җанлы кеше юк. Ана – һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Әни сүзен тыңлаган – уңган, тыңламаган хур булган» дигән нәтиҗә ясады.

 

Поделиться: